Напоминание

Сценарий праздника "Дуслык иле"


Автор: Миннебаева Алсу Фагиловна
Должность: воспитатель по обучению родному языку
Учебное заведение: МБДОУ "Детский сад "Солнышко"
Населённый пункт: город Заинск, Татарстан
Наименование материала: Заседание клуба
Тема: Сценарий праздника "Дуслык иле"
Раздел: дошкольное образование





Назад




“Дуслык иле”

(“Әби белән бабушка” клубының чираттагы утырышы)

Салмак кына көй уйный. Залга милли орнаментлар белән бизәлгән зонт

күтәреп, татар кызы чыга (тәрбияче). Татар, рус, башкорт, мари, чуваш,

керәшен милли киемнәре кигән балалар керәләр.

Татар кызы (тәрбияче):

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марилар,

Башкорт, керәшен, руслар без.

Алып баручы: - Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз!

Биибез дә, җырлыйбыз да,

Милли киемнәр киеп.

Атадык без бу бәйрәмне

“Дуслык кичәсе” диеп.

-

Бүген бездә бәйрәм. Бакчабызга әбиләрне кунакка чакырдык. Әйдәгез

әле, аларны каршы алыйк.

Музыка уйный, татар, рус, башкорт, мари, чуваш,

керәшен милли киемнәре кигән әбиләр керә.

Әбиләр: - Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Балалар: - Исәнмесез!

Алып баручы: Әйдәгез әле, бергәләп бәйрәм итик!

Бергә: - Әйдәгез!

Татарлар (малай,кыз):

-

Исәнмесез!

Без - татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без туган җиребездә,

Бар халыклар белән берләшеп.

Татар әбиен биергә чакыралар, татарча бию.

Урыслар(малай,кыз):

-

Здравствуйте!

Родной язык мой – русский

Ему я буду предана всегда.

Горжусь я тем, что он Великий,

Его я не забуду никогда.

Урыс әбиен биергә чакыралар, урыс биюе.

Урыс әби:

- Спасибо, ребята, что пригласили на праздник. Я вам тоже подарок принесла.

Русские народные частушки:

Как надену я рубаху

И понёву синюю,

Вы такую бабушку

Не сыщете красивую.

Сарафанов нонь не носим

Нам от них убыточек,

Нужно восемь метров ситца

Три катушки ниточек.

Башкортлар (малай,кыз):

-

Һаумыһыгыз, дустар!

Һаумыһыгыз! Һаумы, һаумы!

Һаулашам – сәлам бирәм.

“Һаумы” дигән әйбәт сүзне

Бар дөньяга җибәрәм.

Башкорт әбиен биергә чакыралар,

башкорт биюе.

Керәшеннәр(малай,кыз):

-

Арумысез, карендәшләр!

Аралар ерак димәсен,

Килсен безгә якын дус.

Зәебезнең суы татлы,

Халкыбызның йөзе якты,

Йөзе якты, күңеле хуш.

Керәшен әбиен биергә чакыралар, керәшен биюе.

Әби керәшен халык җырын бүләк итә:

Эзәй буйларына без лә төшәрбез,

Колачларны җәеп йөзәрбез.

Кычкырыр ла күке, сайрар былбыллар,

Шул чагында ничек түзәрбез?

Марилар(малай,кыз):

-Сайл де!

Одна ты, родина, такая!

Прекрасней не сыскать тебя!

Люблю душой и воспеваю

Тебя, марийская земля!

Мари әбиен биергә чакыралар, мари биюе.

Мари әби: - Сай улыда! (Здравствуйте!)

Марилар: - Сайл де! (Здравствуйте!)

Мари әби: - Поро кече! Пашада кузе кая? (Добрый

день! Как дела?)

Марилар: - Сай! (Хорошо)

Мари әби: - Тау! (Спасибо)

Чуашлар(малай,кыз):

-

Салам!

Таван чержив, таван чержив,

Асран кайми юратна чержив.

Таван чержив, таван чержив

Мухтав сана чурална чержив.

Чуаш әбиен биергә чакыралар, чуваш биюе.

Әби чуаш телендә җырлый.

Алып баручы:

-

Бүген бездә аккалфаклылар кунакта. Әйдәгез, бәйрәмебезгә

калфаклы кызларыбызны да чакырыйк. Рәхим итегез, кызлар.

Музыка уйный, татар кызлары керә.

Татар кызлары: Исәнмесез, аккалфаклылар!

Татар әбие:

-

Үзебезнең татар кызлары да килгән икән. Бик матур киенгәнсез,

балалар. Без яшь чакта “Башмакчы” уенын бик яратып уйный идек.

Әйдәгез әле, сезнең белән дә уйнап алыйк.

Балалар: Әйдәгез!

“Башмакчы” уены.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Әби уенны алып баручы – “башмакчы” була.

Ул кулына бер башмак тотып, уртага баса. Җырлый:

Әби:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.

Балалар аңа каршы,

түгәрәк буйлап йөреп,

җыр җырлыйлар:

Әй башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагың,

Бир кияргә башмагың.

Балалар җырлап бетергәч, әби башмакны ике бала арасына куя һәм аларның

иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем

беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул “башмакчы” була. Башмаксыз

калган бала тизәйткеч әйтә:

Бака кебек бак та бак,

Бак та бак килә үрдәк.

Менә шулай була ул

Бакадан алсаң үрнәк.

Уен тагын бер кабатлана.

Әби: ... кызым калды. Нинди җәза бирәбез?

Балалар: Җырласын, җырласын.

Җыр: “Энҗе-мәрҗән калфагым”, җыр барышында татар кызлары бииләр.

Алып баручы:

Аклык-сафлык белән һәрчак

Дан тота ул һәр илдә.

Безнең татар кызларына

Тиңнәр юктыр бу җирдә.

-

Бүгенге кичәбез ахырына якынлашты. Әйдәгез, бергәләп, Зәй турында

җыр җырлыйк.

Җыр: “Дуслык иле”:

Зәем – дуслык каласында

Кояш якты, җил җылы

Шуңа күрә, һич өзелми

Туганлык, дуслык юлы.

Кушымта:

Килсеннәр, әйдә килсеннәр,

Безнең барын белсеннәр,

Зәебезнең гүзәллеген

Барысы да күрсеннәр.

Якын итеп килә безгә

Кунак булып күп дуслар.

Татарларның түр башында

Чувашлар һәм урыслар.

Кушымта:

Килсеннәр, әйдә килсеннәр,

Безнең барын белсеннәр,

Зәебезнең гүзәллеген

Барысы да күрсеннәр.

Музыка астында, балалар, кулга-кул тотынышып, чыгып китәләр.



В раздел образования