Напоминание

Воспитание толерантной личности на основе диалога с представителями других культур.


Автор: Узбякова Альфия Кетдюсовна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Кочкуровская СОШ"
Населённый пункт: Дубенского района Республики Мордовия
Наименование материала: статья
Тема: Воспитание толерантной личности на основе диалога с представителями других культур.
Раздел: полное образование





Назад




Узбякова А.К.

Воспитание толерантной личности

на основе диалога с представителями других культур.

Нәрсә соң ул толерантлык?

Фәлсәфи энцеклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән:

толерантлык(латин сүзе tolerantia-түземлелек мәгънәсендә)-икенче

төрле карашларга ,холыкка,гореф-гадәтләргә түземлелек.

Ә чит телләр сүзлегендә “толерантлык –чит фикерләргә һәм

чит диннәргә карата түземлелек” дип бирелә.

Хәзерге көндә укучылар арасында усаллык, явыз уйлылык, ачулылык,

үзара дошманлык , агрессивлык киң җәелеш алган. Моңа сәбәпләр бик

күп.Үзара килешмәүчәнлек һәм мәдәни эгоизм радио,телевидение, балаларны

чолгап алган мохит ,гаилә аша мәктәпләргә дә үтеп керә. Шуңа күрә

балаларны толерантлык рухында тәрбияләргә кирәк.

Толерантлык сүзен ике төрле контекстта карарга

мөмкин:беренчедән,толерантлык ул-кешеләргә карата түземле

кешелекле,шәфкатьле булу.Без балаларда кече яшьтән үк шушы сыйфатларны

тәрбияләргә тиеш.Тәрбиячеләр һәм укытучылар балаларга үз фикерен

әйтергә хокукы булган шәхес итеп карасыннар иде.Бүгенге көн баласы

элгәрләреннән шактый аерыла.Аның үзен раслау,үз фикерен башкаларга

җиткерә алу,үзен тыңлаулары мөһим.

Балалар кечкенәдән үк башка фикерләргә дә колак салырга өйрәнергә

тиеш.Яңа технологияләргә,аерым алганда иҗади үсеш

технологиясенә нигезләнеп,ягъни укучыларны төркемнәргә бүлеп

укытканда укучы үз фикерен курыкмый әйтергә , шул ук вакытта

башкаларны тыңлый белергә өйрәнә.

Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә ,чит дин

кешеләренә яки тагын аерылып торган башка шундый төркемнәргә карата

түземлелек дип атарга мөмкин. Бу очракта толерантлылык өч этапта карала .

I этап-тану яки икърар итү.Тану-бу һәр кешенең башкалардан аерылып

торуын, һәр кешенең үз фикерен әйтергә хокукы булуын күрү сәләте.

II этап-кабул итү. Бу һәр кешедәге аерымлыкларга уңай карау.

III этап-аңлау. Аңлау ул-икенче кешенең эчке дөньясын аңлау, бу кешегә ике

төрле: аныңча һәм үз күзеңнән чыгып карарга өйрәнү.

Балаларда толерантлыкны ничек тәрбияләргә соң?

Без бишенче ел инде укыйбыз мордвалар арасында. Кочкурово мәктәбенең

укучылары безнең белән исәннәшәләр “Исәнме Сез” дип, ә без каршы

әйтәбез “Шумбрачи”. Укучыларыбыз бик тату яшиләр. Без аз булсак та, алар

арасында югалып калдык дип әйтәлмим. Район күләмендә үткән чараларда,

олимпиадаларда укучыларыбыз катнашты һәм призлы урыннар да алучылар

булды.Кочкурово мәктәбендә үткән мероприятияларда укучыларым катнаша.

Мукшы теле арасында татар шигырьләре һәм җырлары яңгырый.

Татар халкының уе, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре,

традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү

балаларның рухи үсешенә этәргеч була.

Күп галимнәр фикеренчә,беренче чиратта,башка мәдәниятләрне, диннәрне

өйрәнергә кирәк.

Мордва республикасы- күпмилләтле дәүләт. Биредә мордвалар, татарлар,

руслар һәм башка бик күп милләт халкы яши. Ләкин бар милләт халкының

гореф- гадәтләрен ,телләрен , һ.б ны өйрәнү бик авыр. Шуңа күрә укытучы

балаларда һәр милләт кешесенә ,һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә

карата хөрмәт тәрбияләргә тиеш. Укучылар һәр балага

үзенең гореф-

гадәтләре ,үзенең җырлары ,милли биюләре,атаклы

кешеләре булган милләт

вәкиле, аерым шәхес итеп карарга кирәклеген төшенергә тиеш.

Укучыларда толерантлык тәрбияләүне ике төрле юнәлештә алып барырга

мөмкин:

1.

Дәрес вакытында эш.

2.

Дәрестән тыш эш.

Дәрес вакытында балалар белән язмача доклад яки телдән әңгәмә

оештыру, дәресләрдә парлап эшләү, өйгә әти-әниләр, әби-бабайлар белән

эшләү өчен иҗади биремнәр (мәсәлән,”Шәҗәрә агачы”н

төзү) бирү дү кулай. Укучылар белән читтән торып икенче милләт вәкилләре

белән очрашулар үткәрергә мөмкин. Һәр балалар бакчасында һәм

мәктәпләрдә дә хәзерге вакытта төрле милли киемнәр табу авыр түгел.

Дәрес вакытында укучылар белән милли – төбәк компонентын өйрәнү,

халыкларның бердәмлеген, байлыкларның әһәмиятен төшендерү зур нәтиҗә

бирә.

Мордва җирлеге мисалында укучыларда толерантлык тәрбияләү авыр түгел.

Мордвалар һәм татарлар халкы бездә үзара дус яши.Үзебезнең милли

горурлыкларыбыз янәшәсендә христиан диненә караган культура

истәлекләрен өйрәнү ,башка милләттән булган бөек шәхесләр турында

әңгәмәләр үткәрү укучыларның әйләнә-тирәне танып-белүен арттыра

башкаларга хөрмәт белән карарга өйрәтә.

Дәрестән тыш чаралар итеп музейларга, күргәзмәләргә экскурсия-

ләр ,төрле бәйрәмнәргә походлар оештырырга ,балаларга милли

бәйрәмнәрнең сценарийларын төзетергә мөмкин. Мәсәлән:”Масле-

ница”,”Сабантуй” бәйрәмнәре.

Әмма без шуны да истә тотарга тиеш: толерантлык,ягъни гади генә

әйткәндә түземлелек ике яклы , хәтта күп яклы булганда гына нәтиҗә

бирә.Татар халкы болай да сабыр , түзем халык ,ул әллә

кайчаннан толерант. Бу төшенчә белән беррәттән милли горурлык хисләре

тәрбияләү, укучыларның милли үзаңын арттыру янәшә торырга тиеш.

ЛИТЕРАТУРА:

1. Ахунзянов Э. М. Контрастивная грамматика. – Казань, 1987 г.

2. Әсәдуллин А. Ш., Юсупов Р. А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар

теле укыту методикасы нигезләре. - Казан, 1994 ел.

3. Верещагин Е. М. Психологическая и методическая характеристика

двуязычия (билингвизма). – М, изд-во МГУ, 1973.

4. Д.М.Исхаков «Татары. Краткая этническая история», Казань. Издательство

«Магариф», 2002



В раздел образования