Напоминание

"И.Туктарның "Урман букеты" хикәясен өйрәнү"


Автор: Каримова Ильфия Фаризовна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Шеморданский лицей
Населённый пункт: Сабинского района Республики Татарстан"
Наименование материала: план-конспект урока
Тема: "И.Туктарның "Урман букеты" хикәясен өйрәнү"
Раздел: начальное образование





Назад




3

нче

сыйныфта

әдәби

уку

дәресе

эшкәртмәсе

дата:

12.10.17.

Тема:

Көз муллыгы. И.Туктар “Урман букеты”

Максат:

1.

Укучыларны Идрис Туктарның “Урман букеты” хикәясе белән таныштыру.

2.

Сәнгатьле, йөгерек

уку күнекмәләрен

үстерү;

яңа

сүзләр

белән

таныштыру; эзлекле фикер йөртү сәләтләрен үстерү.

3.

Әсәр аша табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: мультемедияле презентация, дәреслек, Идрис Туктар портреты.

Дәреслек: Ягъфәрова Р.Х. Уку китабы: рус телендә башл. гомуми белем бирү

мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек. (татар балалары өчен)/ Р.Х.Ягъфәрова. – Казан:

Татар.кит.нәшр., 2013.

Дәрес барышы.

I.

Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Дәресне оештыру.

-У: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн.

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә? ( 1 слайд)

- Менә без дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын

ул. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Дәрестә кемнәр юк?

(билгеләнеп куела).

2.Актуальләштерү.

1.

Өй эшен тикшерү: көз билгеләрен санау.

- У: Укучылар, мин сезгә өегездә көз билгеләрен уйлап килергә кушкан идем,

шулай бит? Хәзер шуны уен формасында тикшереп алабыз. - ”Фо-бокс-

синектикс”

структурасы

кәгазь

алабыз,

дүрткә

бөклибез,

предмет

исемнәрен язабыз, шуларны “көз” белән охшаш якларын табабыз.

2. Си-финк-уандэ структурасы (2 слайд).

-У:

Укучылар,

тактага

карагыз

әле.

Анда

көзгә

багышланган

рәсем

сурәтләнгән. Рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез? Рәсем турында ни уйлыйсыз?

Рәсемгә карагач, нинди фикер туды?

3. Уку мәсьәләсен кую.

-У: Укучылар, аңлавыгызча, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-у: Көз турында.

-У: Әйе, укучылар. Көз турында бик күп шигырьләр, хикәяләр язылган. Без

бүген шуларның берсен укырбыз. Слайдка карагыз әле. Рәсемнәргә карап,

нинди сүзтезмә төзергә була? (3 слайд)

-у: Урман букеты.

-У: Әйе, укучылар. Без дәрестә “Урман букеты” дигән хикәя укырбыз. Ә

авторын белү учен ребусны чишәргә кирәк. (4 слайд)

-у: Идрис Туктар.

-У: Афәрин, укучылар. Бик дөрес һәм җитез башкардыгыз.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.

Язучы белән танышу.

-У: Портретка карагыз, бу күренекле язучы Идрис Туктар.

Идрис Туктар (Идрис Ильяс улы Туктаров) — зур тормыш һәм иҗат

юлы узган әдип. Ул элекке Уфа губернасының Уфа өязе Сәфәр волосте

(хәзерге

Башкортстан

Республикасының

Благовар

районы)

Булышлы

авылында

фәкыйрь

игенче

гаиләсендә

туа.

Ун

яшеннән

Идрис

алтын

приискасында эшли башлый. Бер үк вакытта өч сыйныфлы рус мәктәбендә

белем ала. Соңрак Уфа шәһәрендә дүрт училищеда, 1932—

1936 елларда

Казан дәүләт педагогия институтында

укый. 1915 елның көзендә солдатка

алына.

И.

Туктар

өч

сугышта:

Беренче

бөтендөнья

һәм

Граж даннар

сугышында,

Бөек

Ватан

сугышы

фронтларында

тупчы

булып

сугыша.

Сугыштан соңгы елларда Тат-рабфакта, Киевта суднолар төзү техникумында

укыта,

Яшел

Үзән

шәһәр

китапханәсендә

мөдир,

күптиражлы

газета

редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип «Почет Билгесе» ордены

белән бүләкләнә.

И. Туктар 1982 елның 20 октябрендә вафат була.

И. Туктар төрле жанрларда көчен сынап карый. Аеруча ул кыска

хикәяләр жанрында сәләтен күрсәтә. Балалар өчен язылган һәр хикәясе күләм

ягыннан кыска, фикергә бай, образлары онытылмаслык. «Серле тартма»,

«Урман

букеты»,

«Кышкы

урман»

кебек

хикәяләрендә

дә

кошларга

һәм

җәнлекләргә ярдәм итү, табигатьне саклау кирәклеге турындагы фикерләрен

балаларга җиткерә.

Бүген без сезнең белән аның “Урман букеты” хикәясе белән танышабыз.

-У: Ял минуты да килеп җитте. Әйдәгез ял итеп алыйк.

Күп утырдым, аркам арыды (басалар),

Аягым, кулым талды (урында атлыйлар),

Гәүдәм оеп, катып калды (уңга, сулга иеләләр),

Билем бөгелмәс булды (алга, артка иеләләр).

2.

Сүзлек өстендә эш

Ешлык – агачлар бик куе үскән урын

Әйдәде – чакырды

Күмелә башлаган – начала погружаться

Күзләреңз ягылмыймы – күзләреңә күренмиме

Өч колачлы – в три обхвата

Күгелҗем – тонык күк (бледно-синий)

3.

Текстны кычкырып уку.

4.

Текстны “гөҗләп” укып чыгу.

5.

Сәнгатьле уку.

6.

Сорауларга җавап бирү.

-

Хикәя ни өчен урман букеты дип аталган?

-

Язучы урман букеты дип кайсы агачны атый?

-

Имәннең яфраклары нинди төсләрдә? (тексттан табып уку)

-

Күк йөзе нинди булыр?

-

Җиргә төшкән яфраклар нәрсәгә охшаганнар? (тексттан табып уку)

-

Сезнең көзге урманга барганыгыз бармы?

7. Нәтиҗә ясау.

-У: Укучылар, хикәя аша автор нәрсә әйтергә тели?

- һәр ел фасылының үз матурлыгы бар;

- матурлыкны күрә белергә кирәк;

- табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы.

III.

Рефлексия.

-У: Укучылар, без бүген нинди тема үттек?

-у: Идрис Туктарның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык, урман букеты

турында укыдык. Тирә-як матурлыгы, көзге табигать, көз билгеләре, табигатьне

саклау турында сөйләштек.

-У: Яхшы, укучылар. Көндәлекләрне ачабыз, өй эшен язабыз: урман букеты рәсемен

ясарга. (актив катнашкан укучыларга билгеләр куела). Сорауларыгыз юкмы? Дәрес

бетте, чыгарга мөмкин. Саубулыгыз.

-у: Саубулыгыз.



В раздел образования