Напоминание

Туган телем-иркә гөлем.


Автор: Шайхутдинова Лилия Хуснулловна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Русско-Ошняковская ООШ"
Населённый пункт: Рыбно-Слободский район село Русский Ошняк
Наименование материала: Сценарий праздника родного языка
Тема: Туган телем-иркә гөлем.
Раздел: среднее образование





Назад




Туган тел көне.

Максатлар. 1. Татар телендә аралашырга теләк уяту;

2. Туган телебезнең аһәңлелеген ,матурлыгын тоярга өйрәтү.;

3. Татар теленә мәхәббәт ,бу телдә сөйләшә белүебез белән

горурлык хисе тәрбияләү.

1 нче алып баручы. И родной тел, и красивый,

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

А потом ни сәбәптәндер

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

Почему же нас детсадта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе ,когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр?

Говорят ,син Мамай теле,

Кирәк түгелсең нигде.

Без тебя и хлеблар үсә,

Нефть табыла везде.

Вузга поступать иткәндә

Говорят,син кирәкми.

Дальше –больше жить иткәндә

Нужен ли ты ,вряд ли.

И родной тел, и матур тел,

Мамам ,папамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

Алып баручы: -Шигырь сезгә ошадымы?Кайсы ягы белән? Шигырьнең

килешмәгән җирләре бармы?

-Үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз?

-Бик күп рус сүзләре кыстырып сөйлибез икән.

-Бу нилектән килә?

-Тел ярлылыгыннан.Туган телгә игтибар булмаудан, аны кимсетеп

караудан.

“Әссәламегаләйкем” җыры яңгырый (Г. Садә сүз., Р.Ахиярова көе).

1 нче алып баручы.Р.Вәлиеваның “Иң матур җир”шигырен укый.

2 нче алып баручы. Дөньяда иң – иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң – иң матур тел –

Ул минем туган телем.

3 нче алып баручы. Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел” дип җан атып

Яшик әле дөньясында

Туган телне яратып.

1 нче укучы.

- Туган тел!Һәркем өчен газиз сүз бу.Чөнки тел-тормыш чыганагы,белем

чишмәсе.Туган тел ул зур бер кибет кебек:анда һәркем үзенә ни дә булса

таба.Ә берничә кибеттә йөрсәң, тагын да күбрәк табасың.

Тел кешеләргә бер-берсен аңларга,бер-берсенең теләк-максатларын, уй-

фикерләрен белергә ярдәм итә.

Безнең өчен шундый тел-татар теле.

Без – татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

1 нче бәйге.Хәзер шушы фикерне исбатлар өчен, без бәйге үткәрәбез.

“Туган тел”дигәч сез нәрсә турында уйлыйсыз? (Укучылар әлеге

сорауга җавап язалар ,аннан соң укып күрсәтәләр)(Токин мэт).

Туган телем минем,синең аша,

Мин өйрәндем илне сөяргә.

Тугач та мин беренче сүз итеп,

Сине телгә адым сөйләргә.

Гомрем буе бары бер сүз итеп,

Сине искә алам үз телем.

Син мәңгегә минем күңелемдә,

Туган телем минем газизем.

2 нче бәйге.

Си-финк-уандэ.(Күренекле татар милләте вәкилләре

төшерелгән рәсем күрсәтелә) Бу рәсемгә карагач, сездә нинди фикерләр

туды?(Укучылар үз фикерләрен җиткерә).

Туган тел ул. Бар тарихың

Чагыла торган тел ул.

Бүгенгең һәм киләчәгең

Сагында торган тел ул

Туган тел ул. Ялгыз түгел,

Күп телләргә туган тел.

Туган түгел телләргә дә

Сүзләр бирә торган тел.

Туган тел ул. Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

3 нче бәйге.Мәкаль әйтеш.

4нче бәйге.Табышмаклар.

5нче бәйге.”Аерма бармы?”

Ошый-охшый

Мәхәббәт-мәһабәт

Энә-инә

Эре-ире

Бәрәннәр-бәрәнләр

Әзерли-хәзерли

Байрак-баерак

Алма-алма

Басма-басма

Кап-каб

6нчы бәйге. Ничә мәгънә табасыз?

Кат, баса, тулды, баш.

Микс фриз груп.

1.Татар телендә ничә килеш бар?

2.”Пар” сүзе ничәне белдерә?

3.Мәктәптә иң яхшы билге.

4.Ике икең ничә була?

5.Безнең мәктәптә ничә математика укытучысы бар?

7нче бәйге.Тәрҗемәчеләр( Бирелгән сүзләрнең тәрҗемәләрен язарга).

Кулчатыр

Мәхкәмә

җәмгыять

Санак

Дарелфөнүн

Инкыйлаб

Җөмһүрият

Мәмләкәт

Мөгаллим

И телем,сансыз гасырны

Исән-сау кичкән телем!

Сыкраулар теле түгел син,

Күкрәүләр теле бүген.

И безнең батыр телебез,

И безнең гәүһәр мирас!

Күпләрне күргән башыңны

Инде син күтәр бераз.

Син-минем тере тарихым,

Син-минем киләчәгем,

Тик синдә, газиз туган тел,

Бәхеткә җитәчәгем.

И телем, синдә нәфислек

Чишмәсе кибәрмени?

Гасырлар сиңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

4 нче укучы.

Һәр галимнең, һәр шагырьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күнелгә.

Җилләр,сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Бу дөньяның төсен,ямен,зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем-бәгърем,син ул,син!

Рәхмәт сиңа,рәхмәт,тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа,туган телем,

Син өйрәттең миңа Һәммәсен.

5 нче укучы.

Әткәң-әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенгем белән.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем – Татарстан,

Мин дә синең балаң.

“Мин яратам сине Татарстан” җыры яңгырый.

1 нче алып баручы. И родной тел, и красивый,

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

А потом ни сәбәптәндер

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

Почему же нас детсадта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе ,когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр?

Говорят ,син Мамай теле,

Кирәк түгелсең нигде.

Без тебя и хлеблар үсә,

Нефть табыла везде.

Вузга поступать иткәндә

Говорят,син кирәкми.

Дальше –больше жить иткәндә

Нужен ли ты ,вряд ли.

И родной тел, и матур тел,

Мамам ,папамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

2 нче алып баручы. Дөньяда иң – иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң – иң матур тел –

Ул минем туган телем.

3 нче алып баручы. Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел” дип җан атып

Яшик әле дөньясында

Туган телне яратып.

Без – татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Туган телем минем,синең аша,

Мин өйрәндем илне сөяргә.

Тугач та мин беренче сүз итеп,

Сине телгә адым сөйләргә.

Гомрем буе бары бер сүз итеп,

Сине искә алам үз телем.

Син мәңгегә минем күңелемдә,

Туган телем минем газизем.

Туган тел ул. Бар тарихың

Чагыла торган тел ул.

Бүгенгең һәм киләчәгең

Сагында торган тел ул

Туган тел ул. Ялгыз түгел,

Күп телләргә туган тел.

Туган түгел телләргә дә

Сүзләр бирә торган тел.

Туган тел ул. Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

5нче бәйге.”Аерма бармы?”

Ошый-охшый

Мәхәббәт-мәһабәт

Энә-инә

Эре-ире

Бәрәннәр-бәрәнләр

Әзерли-хәзерли

Байрак-баерак

Алма-алма

Басма-басма

Кап-каб

6нчы бәйге. Ничә мәгънә табасыз?

Кат, баса, тулды, баш.

Микс фриз груп.

1.Татар телендә ничә килеш бар?

2.”Пар” сүзе ничәне белдерә?

3.Мәктәптә иң яхшы билге.

4.Ике икең ничә була?

5.Безнең мәктәптә ничә математика укытучысы бар?

7нче бәйге.Тәрҗемәчеләр.

Кулчатыр

укытучы, зонт, институт,общество, суд, компьютер,

Мәхкәмә

революция, республика, ил,

җәмгыять

Санак

Дарелфөнүн

Инкыйлаб

Җөмһүрият

Мәмләкәт

Мөгаллим

И телем,сансыз гасырны

Исән-сау кичкән телем!

Сыкраулар теле түгел син,

Күкрәүләр теле бүген.

И безнең батыр телебез,

И безнең гәүһәр мирас!

Күпләрне күргән башыңны

Инде син күтәр бераз.

Син-минем тере тарихым,

Син-минем киләчәгем,

Тик синдә, газиз туган тел,

Бәхеткә җитәчәгем.

И телем, синдә нәфислек

Чишмәсе кибәрмени?

Гасырлар сиңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

4 нче укучы.

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күнелгә.

Җилләр,сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Бу дөньяның төсен,ямен,зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем-бәгърем,син ул,син!

Рәхмәт сиңа,рәхмәт,тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа,туган телем,

Син өйрәттең миңа Һәммәсен.

5 нче укучы.

Әткәң-әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенгем белән.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем – Татарстан,

Мин дә синең балаң.

“Мин яратам сине Татарстан” җыры яңгырый.

Рус Әшнәге төп гомуми белем бирү мәктәбе

I категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Л.Х.

2015-2016 уку елы.

Туган тел бәйрәме



В раздел образования