Напоминание

Халык иҗаты нигезендә логик фикерләүне үстерү һәм милли үзаң тәрбияләү.


Автор: Шайхутдинова Лилия Хуснулловна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Русско-Ошняковская ООШ"
Населённый пункт: Рыбно-Слободский район село Русский Ошняк
Наименование материала: методическая разработка
Тема: Халык иҗаты нигезендә логик фикерләүне үстерү һәм милли үзаң тәрбияләү.
Раздел: среднее образование





Назад




Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Балык Бистәсе муниципаль районы мәгариф бүлеге

Рус Әшнәге төп гомуми белем бирү мәктәбе

Халык иҗаты нигезендә логик фикерләүне

үстерү һәм милли үзаң тәрбияләү

Рус Әшнәге төп гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Лилия

Хоснулла кызының эш тәҗрибәсеннән

2014 ел

Рус Әшнәге төп гомуми белем бирү мәктәп советы

килешүендә басыла

Автор-төзүче: Шәйхетдинова Л.Х.- Рус Әшнәге төп гомуми

белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы.

Рецензентлар: Фатыхова Р.Н.-Балык Бистәсе 2нче номерлы

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Закирова Ф.М.- Рус Әшнәге төп гомуми белем бирү

мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор

урынбасары.

Әлеге методик ярдәмлек рус мәктәпләрендә татар теле һәм

әдәбияты укытучылары өчен төзелде

Халык иҗаты нигезендә логик фикерләүне үстерү һәм

милли үзаң тәрбияләү

Авт. төзүче Шәйхетдинова Л.Х.-Рус Әшнәге, 2014

2

эчтәлек:

1.Кереш сүз...................................................................................4

2. Халык иҗаты нигезендә логик фикерләүне үстерү һәм

милли үзаң тәрбияләү.........................................................5-7

3.”Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау”

темасына дәрес эшкәртмәсе.............................................8-11

4. “Саннарны гомумиләштереп кабатлау, морфологик

анализ ясау тәртибе”........................................................12-15

5.“ Туган тел бәйрәме” эшкәртмәсе...................................16-17

6.Библиография.........................................................................18

3

Кереш сүз

Халык үзенең барлык белем һәм күнекмәләрен , гореф-

гадәтләрен һәм традицияләрен, тормышта очраган төрле

хәлләрне тәрбия максатында файдаланырга тырышкан.

Шушы күзлектән чыгып, халыкның белемнәр җыелмасын

мин дә үз эшемдә файдаланырга булдым.

Беренчедән, халык авыз иҗаты әсәрләре дәресләрдә куллану

өчен бетмәс-төкәнмәс чыганак булып тора.Төрле темаларны

өйрәнгәндә ,мәкальләр, табышмаклар, әйтем нәр бик үтемле

һәм истә калырлык материал.Әлеге халык авыз иҗаты

әсәрләрен телебезнең фонетика, лексика, фразеология,

морфология, синтаксис бүлекләрен өйрәнгәндә дә бик

уңышлы файдаланырга мөмкин.Шулай эш иткәндә мин

түбәндәге максатларга ирешәм:

- туган телдә тәрбия һәм белем бирү;

- яшь буынның милли мәдәниятне, халык мирасын өйрәнүе

һәм аны башка халыклар мәдәнияте белән баетуы;

- үз халкыңның рухи-әхлакый кыйммәтләре аша, тирә-

юньдәге кешеләргә карата кайгыртучанлык кебек милли

сыйфатларны үстереп, рухи бай шәхес тәрбияләү.

Икенчедән, халык авыз иҗаты әсәрләре ата-аналарны халык

җәүһәрләрен гаиләдә файдалану тәҗрибәсе белән

таныштыра.

Өченчедән, яшьләргә үз-үзләрен тәрбияләүдә халык

өйрәтүләрен , бу өлкәдә гомумкешелек туплаган тәҗрибәне

ирештерә.

Татар теле дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләре туган

телебезнең төзелешен, аның байлыгын, үзенчәлекләрен

аңларга ярдәм итә.

4

Халык авыз иҗаты әсәрләрен дәресләрдә куллану.

Башлангыч сыйныфларда авазларны дөрес әйтүгә өйрәтүдә,

матур сөйләм тәрбияләүдә,әйләнә-тирә мөһит белән

таныштыруда тизәйткечләрнең әһәмияте зур.Халык

уеннарында да бала күңеле өчен азык табыла.Аларда төрле

җыр , авыз иҗаты әсәрләренең башка төрләре дә бар. Җырлы-

сүзле уеннарның әһәмияте аеруча зур. Мондый уеннар

баланы музыкаль авазлар белән хисләндерә, күңелендә

нәфислек тойгысы уята, музыканы аңларга өйрәтә. Шуның

өчен дә балалар җырлы-сүзле уеннарны бик яраталар. ”Гөл

бану” ,“Җиләк җыям как коям”,”Кәрия-Зәкәрия”уеннары

шундыйлардан.

Лексика бүлеген өйрәнгәндә, табышмакларны, мәкальләрне,

әйтемнәрне куллану укучыларда кызыксыну уята.

Синонимнарны татар халык җырларыннан, мәкальләрдән

күпләп табарга мөмкин.

Антонимнар мәкаль , әйтем һәм әкиятләрдә еш очрый.

Омонимнар мәзәкләрнең эчтәлеген баеталар.

Дәрестә монологик һәм диалогик сөйләм үстерү өчен

түбәндәге темаларга мөрәҗәгать итәм: ”Татар халык ашлары”

, “Сабантуй бәйрәме”,”Татар халык киемнәре”,”Хезмәт төбе-

хөрмәт”һ.б.

Татар теле дәресләрендә гади җөмлә синтаксисын һәм кушма

җөмлә синтаксисын өйрәнү өчен мәкальләр бик үтемле

чыганак.

Аларны мисал буларак истә калдыру да уңайлы, төзелеш

ләрен ачыклау да кызыксыну тудыра.

Мәсәлән, тезмә кушма җөмләләр турындагы белем һәм

күнекмәләрне камилләштерү өчен, мәкальләрдән

файдаланып, нәтиҗәле эш төрләре тәкъдим итәргә дә

мөмкин:

1)

төрле темаларга тезмә кушма җөмләләр белән

бирелгән мәкальләр язып килү;

5

2)

мәкальләрдә тыныш билгеләренең куелышын аңлату;

3)

теркәгечсез тезмә кушма җөмлә белән

бирелгән мәкальләрдә мәгънә мөнәсәбәтләрен ачыклау;

4)

мәкальләрнең схемасын сызу.

Мәкальләрдә кулланыш активлыгы ягыннан теркәгечсез

тезмә кушма җөмләләр күпчелекне тәшкил итә:”Мәкаль

әйттем үзенә, мәкаль бәрде күзенә”һ.б.

Иярченле кушма җөмләләрне өйрәнгәндә түбәндәге эш

төрләре башкарылырга мөмкин:

1) “Тел”,”Белем”,”Туган җир” темаларына иярченле

кушма җөмлә белән бирелгән мәкальләр язып килергә;

2) әлеге җөмләләрне төзелешләре ягыннан төркемләү;

3) мәкальләрне мәгънәләре буенча төркемләү;

4) бәйләүче чаралары буенча төркемләү

5) мәкальләрнең эчтәлеген хикәяләр нигезендә аңлатып

күрсәтү.

Әдәбият дәресләрендә аерым темалар буларак халык авыз

иҗатының түбәндәге төрләре өйрәнелә: ”Әкиятләр”,

”Табышмаклар”, ”Җырлар”,” Мәкальләр”,”Бәетләр”,

“Риваятьләр”.

“Татар халык мәкальләре”темасы укучыларда зур

кызыксыну уята.Дәрес башында укытучы татар халык

мәкальләренә, канатлы гыйбарә,әйтемнәргә билгеләмә

бирә.Аларда милли тарих, көнкүреш, әдәп, халыкның

характер үзенчәлекләре һәм әхлак нормалары чагыла.

Мәкальләрдә, халык гыйбарәләрендә, афоризмнарда

кешелекнең күпкырлы мөнәсәбәтләре гәүдәләндерелә.

Бик борынгы заманнардан безгә халыкның шатлык һәм борчу,

ышану һәм ышанмау, намус, кешелек ,кайгыртучан

лык һәм эгоизм турындагы мәкальләре килеп җиткән.

Әти-әниләр, туганнар һәм якыннардан игелек, мәрхәмәтле

лек, кайгыртучанлык турында мәкаль-әйтемнәр сорап язарга

яисә үзләренә уйлап чыгарырга кушкан бирем укучыларның

кайгыртучанлык дәрәҗәсен үстерә. Алар үз эшләрен мәкаль

дәге фикерләр белән чагыштыра башлыйлар, тирә-юньдәге

кешеләргә игътибарлырак булырга тырышалар.

6

Табышмаклар- халык авыз иҗатының борынгы төрләренең

берсе.Борынгы кешеләр еш кына табышмакларны кешене,

аның кешелек сыйфатларын , характерының әхлак

билгеләрен, акылын, зирәклеген сынау өчен кулланганнар.

Табышмаклар бер үк вакытта дөньяга поэтик караш тәрби

яләүдә булышалар, кеше өчен юаныч булып торалар.

Дәресләрдә укучылар үзләре табышмак төзи, иптәшләрене

кен төзәтә , тулыландыра, ә бу- иҗади фикер йөртү сәләтен

үстерә.

Шулай итеп, халык авыз иҗаты әсәрләрен белем бирү, тәрбия

бирү һәм логик фикерләүне үстерү чыганагы итеп карарга да

мөмкин.

11нче сыйныфта

7

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

темасына татар теленнән дәрес үрнәге.

Дәреснең максаты:

-Тема буенча алынган белемнәрне гамәлдә куллана белергә

өйрәнү.

- Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеш һәм мәгънә буенча

төрләрен урынлы һәм аңлы рәвештә куллана белү

күнекмәләрен булдыру.

- Әлеге җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелу тәртибен

телдән дәлилле итеп аңлата белергә өйрәтү.

- Туган телебезгә карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

Компьютерлар, дискетага язылган материаллар,

милли үзенчәлекләр чагылыш тапкан рәсемнәр,

рәсемнәр астына аларның эчтәлегенә туры килгән

җөмләләр язылган, карточкалар.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, укучылар.Бүгенге дәресне мин В. Казыйханов

ның “И, родной тел” шигырен укудан башлап китәсем килә.Ә

сез шигырьнең нинди фикерләр тудыруы турында әйтерсез.

И родной тел, и красивый,

Мамам , папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

Почему же нас детсадта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе когда обучали

Синдә сөйләтмәделәр?

8

-

Шигырь сезгә ошадымы? Ни өчен?

-

Бу шигырь безнең өчен дә бик актуаль, чөнки без ике

дәүләт теле—рус һәм татар теле булган җөмһүрияттә

яшибез.Ике телдә дә аралашабыз.Шуңа күрә туган телне

рус теле нормаларына яраклаштырып сөйләшүне, язуны

очратабыз.Ә бит туган телебез дә гаять бай һәм ихтирамга

лаек.Бу турыда К.Насыйри болай ди:”Без татарлар,

телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле

тел ул”.Бүгенге дәрестә без шуны исбатларбыз.

Дәресебезнең темасы:”Иярченле кушма җөмләләрне

гомумиләштереп кабатлау.”

Хәзер тактага күз салыйк.Анда сез рәсемнәр эчтәлегенә

туры килгән җөмләләр күрәсез:

1.Ананың балага биргән иң зур бүләге- тел.

2.И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

3.Теле барның иле бар.

4. Без татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм

төзек кагыйдәле тел ул”.

Әлеге җөмләләр арасыннан сез иярченле кушма җөмләләрне

табыгыз.

--Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала? Аның

нинди үзенчәлекләрен беләсез?

II Хәзер без “тел” төшенчәсенә мөрәҗәгать итик.(1нче слайд)

Нәрсә ул тел? Бу сорауга җавап бирер

өчен,”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нә

мөрәҗәгать итик.Беренче мәгънәсе:

”Умырткалыларда авыз куышлыгында тәм тату

һәм азык чәйнәргә ярдәм итү өчен ,кешеләрдә

сөйләү өчен дә хезмәт итә торган орган. ”

Икенче мәгънәсе:”Җәмгыятьтә кешеләргә үзара

аңлашу,аралашу өчен хезмәт итә, фикерләү

нәтиҗәләрен беркетеп бара торган

һәм,гадәттә, һәр халыкта үзгә, үзенчә булган

сүзләр һәм грамматик чаралар системасы”.

Мәктәптә телләр өйрәнгәндә, тел сүзенең

икенче мәгънәсе күз алдында тотыла. Аны

9

тагын бер мәртәбә игътибар белән укып

чыксагыз, “Тел ни өчен кирәк?” дигән сорауга

да җавап таба алачаксыз.

Әлеге текстның 2 ахыргы җөмләсенә игътибар итегез.Алар

төзелешләре ягыннан нинди җөмләләр? Иярченле кушма

җөмләләр төзелешләре ягыннан тагын нинди булалар?

Синтетик төзелештәге җөмләнең нинди үзенчәлекләрен

беләсез?

-Татар теле - ул агглютинатив тел. Мәгънә яки мәгънә төс

мерләре кушымчалар ярдәмендә белдерелә.Шуңа күрә мон

дый төзелештәге җөмләләр татар теле өчен хас.

2.-Хәзер бераз ял итеп алабыз.Бу уен “Аңла мине”дип атала.

(Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар.Аларның

колакларында колаксалар(наушники).Артта торучы укучыга

бер төшенчә әйтелә.Мәсәлән,аналитик җөмлә.Укучы бу

төшенчәне үз сүзләре белән алда торучы укучыга аңлата.

Ә инде ул укучы алдагы укучыга. Аңлатмалар кабатланмаска

тиеш.Шулай итеп, әлеге төшенчәне һәр укучы үзенчә

аңлата.Бала нәрсә турында сүз барганын аңламыйча уен

дәвам итә алмый.Мәсәлән, 1нче укучы:

-Кем эшләми, шул ашамый.(Төзелеше ягыннан бу нинди

җөмлә?)

- Бу аналитик җөмлә.(2нче укучы)

2нче укучы: -Бәйләүче чара хәбәр составына керми, бу нинди

җөмлә? һ.б.

-Сез мәгънәсе ягыннан нинди иярчен җөмләләрне беләсез?

Мин сезгә җөмләләр язылган карточкалар таратам.( Карточ

калар артына иҗекләр язылган).Сез иярчен җөмләнең

мәгънәсе ягыннан исемен ачыклыйсыз.Компьютер эк-

ранындагы тәртиптә карточкаларның кире ягын әйләндереп

тезәсез, җөмләнең исеме дөрес билгеләнгән булса, сез татар

халкының бер мәкален укырсыз.(2нче слайд)

1.Иярчен ия җөмлә.

2. Иярчен хәбәр җөмлә.

3. Иярчен аергыч җөмлә.

4. Иярчен тәмамлык җөмлә.

10

5. Иярчен вакыт җөмлә.

6. Иярчен урын җөмлә.

7. Иярчен рәвеш җөмлә.

8. Иярчен күләм җөмлә.

9. Иярчен сәбәп җөмлә.

10. Иярчен максат җөмлә.

11. Иярчен шарт җөмлә.

12. Иярчен кире җөмлә.

Карточкада бирелгән җөмләләр:

1.Теле пычрак- кеше пычратыр.

2.Сорвы нинди, җавабы шундый.

3.Күңеле турының теле туры.

4.Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

5.Ил барда, ир хур булмас.

6.Сүз күп җирдә , эш аз була.

7.Тамчыга тамчы кушылып, агым була.

8.Кешеләр арасында аралашу арткан саен,

тел дә үсә, камилләшә барган.

9. Бал татлы дип, телне йотмыйлар.

10.Йөзең ак булсын өчен, сүзең туры булсын.

11.Сүзнең вакытын ычккындырсаң, әсәре булмас.

12.Тел кечкенә булса да, сүзе дөньяга сыймый

Тактада модый мәкаль төзелә:

Тел-бер, колак-ике; аз сөйлә, күп тыңла.

4.

- Хәзер компьютерлар артына утырыгыз.

Мин әйткән җөмләләрне тиешле тыныш

билгеләрен куеп языгыз.

1.Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,

Чын безнеңчә матур, милли көй.

2.Ул җырны кайда ишетсәң ,

Туган ил шунда булыр.

3.Теле татлының дусы күп.

4.Егет ныклы белем алырга тиеш - әнисенең теләге шул.

11

Бүгенге дәрестә без иярченле кушма җөмләләрне кабатладык.

Телебезнең үзенчәлекле якларын һәм аның байлыгын ачыкла

дык.

6 сыйныфта үткәрелгән дәрес үрнәге

Тема:Саннарны гомумиләштереп кабатлау, морфологик

анализ ясау тәртибе.

Максат:-Сан темасы буенча алынган белемнәрне ныгыту

һәм тирәнәйтү.

-Балык Бистәсенең 80 еллык юбилее уңаеннан

аның тарихы белән бәйле саннарны яктырту.

-Саннарны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана

белергә өйрәтү.

-Туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:ребуслар, текст язылган карточкалар, плакат

“Балык Бистәсе районына 80 ел тулды”,

дискетага язылган материаллар.

Тибы: гомумиләштереп кабатлау

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

Укытучы сыйныфка әби кыяфәтендә килеп керә:

- Исәннәрме сез! И-и-и, нишләп монда бу галәмәт халык

җыелган? Әллә сез дә районыбызның 80 еллык җүбиләенә

килдегезме? Менә мин дә 80 яшьлек карчык булсам да, кеше

барган җирдән калып тормадым әле.” Карт” дип күңелем яшь

әле минем:

“Картая мыни соң күңел,

Маңгайлар сырланса да,

Үтте яшьлек-юләрлек ,дип

Җырларда җырланса да.”

Балалар, ә сез бит мине яшәртә аласыз.Алып ташлагыз әле

шул 80 саныннан бер 5 дистәне.Ничәү калды?Менә бит мин

дә яшәреп киттем(укытучы үз кыяфәтенә кайта).

-Балалар, күрдегезме инде саннар нинди әһәмияткә ия?

Без бүгенге дәрестә саннар турында бөтен белгәннәребезне

12

искә төшерербез һәм бу чыннан да шулай икәнлеген дәлилләп

чыгарбыз.

II Төп өлеш.

-Димәк, безнең бүгенге дәрес темасы: “Сан”.(1 нче слайд

күрсәтелә).Без дәрестә саннарны кулланып, районыбыз

турында телдән журнал төзербез.

1нче сәхифәбез “Тарих битләре “ дип аталыр.Инде әйтеп

үткәнемчә, Балык Бистәсенә быел 80 ел тула.Шул уңайдан

аның тарихына күз салыйк.(2,3нче слайдлар).

-Балалар, әлеге текстта безгә таныш булмаган сүзләр дә

очрады.(Текст балалардан укытылганнан соң, сүзлек эше

үткәрелә.4нче слайд.)

-Хәзер тексттан саннарны табабыз.Саннар нәрсәне белдерә?

Алар язуда ничек белдерелә?

Нәтиҗә.Башка сүз төркемнәрен без хәрефләр белән генә яза

алабыз, ә саннарны цифралар белән дә күрсәтә алабыз.

-Цифралар ничә төрле була?(рим һәм гарәп).

Рим цифралары белән бирелгән саннарны уку

күнекмәләре(5нче слайд).

2нче сәхифәбез”Тел күрке-сүз”дип атала.

Безнең районнан бик күп күренекле шәхесләр чыккан (Балык

Бистәсенең картасы һәм күренекле шәхесләре сурәтләнгән

күрсәтмә өләшелә).Бу карталар сезгә өй эшен эшләгәндә

кирәк булачак.Якташларыбызның һәркайсына карата әлеге

әйтемне кулланып була:”Бер дигән кеше”(6нчы слайд).Без

аларны һәрвакыт “ике куллап” каршы алабыз.

-Әйтемнәрдә саннар нинди максат белән кулланылган, алар

нәрсәне белдерә?

-Сез саннар кергән нинди халык авыз иҗаты әсәрләрен

беләсез?(мәкальләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр һ.б.)

Нәтиҗә ясау.Саннар күчерелмә мәгънәдә дә кулланырга

мөмкин(бер дигән кеше-үрнәк булырлык кеше; ике куллап-

бик теләп).

3нче сәхифә”Акыллыга әйттем-уйлады да белде,

акылсызга әйттем-елмайды да көлде”.

-Сан ачыклап килгән исем ничек атала?(саналмыш)

13

Безнең районда төрле халык хуҗалыгы продукциясе

җитештерелә.Шуны истә тотып, сүзтезмәләрне саналмыш лар

белән тулыландырыгыз.

бер төп...................

ун тартма................

утыз капчык...........

өч эскерт...............

-Синонимнар дип нинди сүзләр атала?

-Саннарның синонимнары була аламы?

Мин әйткән сүзләрнең синонимнарын сан белән языгыз:

ел, ай , атна, ялгыз, 1 минут, 2 дистә, 500 грамм, 1 пот.

Нәтиҗә ясау.Саннарның да синонимнары була.

4нче сәхифә “Тырышкан табар”

-Балык Бистәсендә төрле милләт халыклары тырышып эшли,

күңелле ял итә.Без дә үзебезне сынап карыйк. (ребуслар

чишү)

к10 ак, т10, әй1, кар6, т40, исе1000 ничек?, к3 ле, 100ә, 6н,

5ек, 1лек,

2

100ле.

-Балалар, ике ахыргы ребуска игътибар итегез әле.Саннардан

нинди сүз төркемнәре ясалган?(исем, сыйфат).

Нәтиҗә ясау.Саннардан башка сүз төркемнәре дә ясала.

-

Сез мәгънәләре буенча нинди сан төркемчәләрен беләсез?

-

Ясалышлары буенча нинди сан төркемчәләрен беләсез?

Алар ничек язылалар? Бирелгән саннарны сүз белән

язарга?

365, 1005, 116, 28 , 80

5нче сәхифә “Чәчү чәчте биш малай, җыйдылар ике

агай”

-

Бу табышмакның җавабы ничек?(язу, уку).

-

Димәк, без язганны укыйбыз да фикер йөртәбез.

Тактага язылган җөмләне дәфтәрегезгә күчереп алыгыз:

“Балык Бистәсе районына 80 ел тулды”.

Әлеге җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

Сан җөмләнең нинди кисәге булды? Сан җөмләнең тагын

нинди кисәкләре була ала?

80 санына морфологик анализ ясагыз.

Нәтиҗә ясау.Сан җөмләнең төрле кисәге булып килә ала.

14

Саннар безнең тормышыбызда зур әһәмияткә ия, алар белән

без һәркөн очрашабыз.Бүгенге дәрестә без аларны

төрле яклап өйрәндек.Яраткан районыбыз турында да

кызыклы журнал төзедек.

III Өйгә эш: 1.Саннар кергән ребуслар уйлап

табарга(мәҗбүри)

2.Саннар кергән табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр язып

килергә (көчле укучыларга).

3.Күренекле якташларыбыз турында саннар кергән 3 җөмлә

уйлап язарга (иҗади).

15

Туган тел бәйрәме.

1нче алып баручы:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы!

2нче алып баручы:

- Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар,

укытучылар! Без сезне бүген туган тел бәйрәменә чакырабыз.

Халык әйтсә,хак әйтә диләр бит. Ә халкыбыз болай ди:

“Иң матур тел-туган тел,

Анам сөйләп торган тел”.

Шулай ук: “Ананың балага биргән иң зур бүләге-тел,”-дип тә

әйтә.

1нче алып баручы:

-Язучыларыбыз, шагыйрьләребез әсәрләрендә телебезнең

байлыгын, аһәңлелеген күреп таң калабыз. Илдар Юзеевның

1 шигырен тыңлап үтик әле.

“Тукай теле”.

2нче алып баручы:

-Әйе, балалар , кар сулары аккан чакта, зәңгәр күктә кояш

балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае -апрель килгәндә,

безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Ул туган

тел җырчысы, дип әйтсәк тә ялгышмабыз.

1нче алып баручы:

- Г.Тукай балаларны бик яраткан. Ул безнең өчен туган

телебездә матур шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән. Без дә

16

аның шигырьләрен укып үсәбез, аның тормышы белән

кызыксынабыз. Хәзер Алсу әзерләгән презентацияне карап

үтик .

“Тукай көне” шигыре .

2нче алып баручы: Шагыйрь кыска гына гомере эчендә бик

күп авырлыклар күргән,шуңа күрә үзенең һәрбер әсәрендә

безне әдәпле, мәрхәмәтле,тырыш булырга өйрәтә.Без хәзер

бәйге үткәрәбез.Сезнең алдыгызда шагыйрьнең төрле

әсәрләре башкарылыр,сез шул шигырьләрнең исемнәрен

язып барыгыз.Кемнең җаваплары дөрес була,шуны бүләк

көтә.Игътибарлы булыгыз,башлыйбыз.

Түбәндәге шигырьләр укыла:

“Туган авыл”

“Су анасы”

“Сабыйга”

“Бала белән күбәләк”

“Кызыклы шәкерт”

1нче алып баручы:

Г.Тукай бик моңлы бала булган.Татар халык җырларын

яратып тыңлаган.Ә инде үсеп җиткәч, үзе дә җырлар язган.

Хәзер без сезнең белән аның “Милли моңнар” шигырен

тыңларбыз.

2нче алып баручы:

-Бүгенге бәйрәмне дә без җыр белән тәмамлыйбыз.

“Туган тел”җыры башкарыла.

17

Библиография

1.Әсәдуллин А .Ш.Татар сөйләме.Казан:ТаРИХ,2002

2.Вагыйзов С.Г.Кызыклы грамматика .Казан:Мәгариф

нәшр.,2002

3.Гыймадиева Н.,Нуруллина-Галләмова Р.Татар теленнән

кагыйдәләр җыентыгы.Казан,2003

4.Исламов Ф.Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү.

Казан:Тат.кит.нәшр.,1988

5.Казыйханов В.Тәрбия дәресләре.Яр Чаллы ,1997

6.Максимов Н.В.Татар теленнән тестлар:уку-укыту

ярдәмлеге.Казан:Мәгариф,2002

7. Максимов Н.В.,Трофимова С.М.,Хәмидуллина М.З.

Татар теленнән дидактик материаллар.Казан:Мәгариф,2000

8.Нуриева А.Х. Татар теленең орфографик сүзлеге.Казан:

Мәгариф,1996

9.Сәхипова Р.Ә.Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм

тәрбия бирү.Казан:Тат.кит.нәшр.,2002

10.Харисов Ф.,Харисова Ч.Татар телен өйрәтүдә заманча

технологияләр”Мәгариф” №8,2002

18



В раздел образования