Напоминание

"Мастер класс"


Автор: Насырова Рузиля Равиловна
Должность: учитель начальных классов
Учебное заведение: Тойгильдинская основная общеобразовательная школа
Населённый пункт: д.Тойгильдино
Наименование материала: Нәрсә ул бәхет!
Тема: "Мастер класс"
Раздел: начальное образование





Назад




“Бәхет нәрсә ул?” дигән темага укытучылар өчен мастер класс.

Максаты: мастер класста катнашучыларда бәхет турында этик күзаллау булдыру,

тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, төрле биремнәр аша бәхет төшенчәсен аңлауларына

шартлар тудыру.

Бурычлар: проблемалы ситуация аша УУГбулдыру, мастер класста

катнашучыларның актив булуына, үз фикерләрен әйтә алуларына ирешү.

Мастер классның барышы:

-Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Мин сезне мастер класста күрүемә бик шатмын.

-Кешенең һәр өлеше үзе өчен көйләнгән: күзләр- күрер һәм табар өчен, авыз -ризык

кабул итү өчен. Бары тик елмаюы гына үзе өчен кирәк түгел. Ул башкаларга синең

белән күңелле булсын өчен кирәк. Әйдәгез, безнең белән бергә утырган

иптәшләребезгә бер елмаю бүләк итик.

-Хөрмәтле коллегалар, мәктәпләр барсы да яңа стандартларга күчте. Беркемгә сер

түгел, яңа стандарт буенча универсаль уку гамәлләре аерым игътибарга алына. Ә

башлангыч класс укытучысы аның үсешенә беренче юнәлеш бирүче. Укучылар белән

берлектә , үзе өчен дә, укучылар өчен дә яңа белемнәр ачыла.

Слайд 1. Нинди бәхет: укучы- белем эзләүче, ә укытучы -аны тапшыручы.

-Ә хәзер безнең мастер классыбызның темасын ачыклау максатыннан, сезгә таныш

мультфильмнан өзек карарга тәкъдим итәм. Бүгенге мастер класста актив булырсыз

дип ышанып калам.

Слайд2. Мультфильм «Ничек ишәк бәхет эзләгән?”

-Ничек уйлыйсыз, бүген сүз нәрсә турында барачак?

-Дөрес. Бәхет турында.

-Ни өчен бәхет турында микән? Беренчедән “ чын бәхет” киң кырлы төшенчә.

Философик яктан да, әхлакый яктан да. Икенчедән мөстәкыйль рәвештә билгеләмә

бирү өчен УУГ кирәк.

-Әйдәгез,бергәләп шул проблеманы чишү өстендә эшләп карыйк.

Мультфильм герое -ишәк кемнәндер бәхет төшенчәсен сорарга булды. Ә минем

сездән сорыйсым килә: нәрсә соң ул бәхет? ( Фикерләрне тыңлау)

Бирем №1

-Сезнең өстәлләрегездә сораулар белән яшел төстәге карточкалар бар. Парлашып, бер-

берегезгә ярдәм итеп, сорауларга җавап эзләп карыйк әле.

Карточкада сораулар:

1.

Планетабызның иң бай 5 кешесен атагыз.

2.

“Дөнья миссы” конкурсында җиңгән 5 кешене атагыз.

3.

5 Нобель премиясе лауреатларын атагыз.

4.

5 “Оскар” кино-премиясе лауреатларын атагыз.

-Бик үк килеп чыкмыймы?

-Авыррак бирем, шулаймы?

-Борчылмагыз, аны беркем дә исендә тотмый!

Нәтиҗә: алкышлар тәмамлана. Призларга тузан куна. Җиңүчеләр вакытлар үтү белән

онытыла. Ә бәхет һәркөнне кирәк!

-Әйдәгез, биремне азрак катлауландырабыз. Һәрберебез мөстәкыйль

эшләп карасын.

Сары төстәге кәгазьне алыгыз да, андагы сорауларга җавап биреп карагыз.

Карточкада сораулар:

1.

Сезнең белем алуыгызга ярдәм иткән 3 укытучыны атагыз.

2.

Авыр минутларда ярдәм иткән 3 дустыгызны атагыз.

3.

Сездә җылы тәэсирләр калдырган берничә кешене атагыз.

4.

Вакытыгызны бергә үткәрәсе килгән берничә кешене атагыз.

-Җиңелрәк булдымы? Әлбәттә.

Нәтиҗә: Болар синең турында һәрвакыт кайгыртып,синең белән горурланып, нәрсә

булса да, синең белән калучы кешеләр. Бер мизгелгә генә, туктап, уйланып алыйк

әле. Бу бәхет түгелме?...

Слайд3.

Бәхет “танылган кешеләр” арасында түгел, ә сез искә төшергән кешеләр

арасында.

Слайд4.

Шәм берни дә югалтмый, аның ялкыныннан башка шәм кабынса да.

-Без монын дөресме юкмы икәнен әйтә алмыйбыз. Мәсәлән : Ни өчен берничә

сорауга җавап бирүе авыр булды, ә кайберләренә бик җиңел.

Группада эш.

Бирем №2.

-Хөрмәтле коллегалар, алдыгызда торган ак битләрне алыгыз да :

Бәхет ул- ...дигән төшенчәне үзегез аңлаганча дәвам итегез.Сезгә бу эшне үтәүгә 1

минут вакыт бирелә.

-Хөрмәтле коллегалар, ә хәзер “Су әйләнеше “дигән уен уйнап алабыз. Анын өчен

узегезнең эшләрегезне иптәшегез белән алышыгыз. Әгәр дә фикер белән килешәсез

икән ”+”, килешмисез икән ”- “, аңлашылмаса ”?” куярсыз. ( группадан берәр кеше

фикерләр белән уртаклаша)

-Коллегалар, сизгәнсездер, эш барышында бер тапкыр да “бәхет нәрсә ул?дигән

сорауга җавап бирмәдем, үз фикеремне такмадым. Укучылар ролендә утыручы мастер

класта катнашучыларга мөмкинчелекне бирергә тырыштым.

Слайд5. Нинди бәхет: укучы –белем эзләүче, ә укытучы- тапшыручы.

Нәтиҗә: Укучы үз тәҗрибәсенән чыгып фикер йөртә, ә укытучының максаты- аны

тулыландыру.

-Безгә, укытучыларга, “бәхет “төшенчәсен аңлатканда шундый ситуацияләр

тудырырга кирәк, бәхет сүзе белән янәшә: яхшы,әйбәт, чит, ялган,вак, дигән

сүзләрне дә куярга кирәк.

Бирем №3.(группада эш)

-Хөрмәтле коллегалар, сезнең өстәлдә конвертлар. Һәр конвертта сүзләр язылган

карточкалар һәм аңлатмалар бирелгән. Сүзләрне аңлатмаларына туры китереп

карагыз әле.( Группадан берәр кеше чыгыш ясый)

-Сезнең белән мин дә бу проблема буенча уйландым һәм менә нинди нәтиҗәгә

килдем

Слайд6.

Яхшы кешеләр сезгә бәхет китерерләр,

Начарлар- тәҗрибә бирерләр,

Бик начарлар- сабак булдырырлар,

Әйбәтләр истәлекләр бүләк итәрләр,

Һәр кешене бәяли белегез!

Бәхет ул - кешеләрне начарга, яхшыга бүлмичә ярату, шушы ярату хакына

күпмедер эшли белү.

-Мастер классыбыз дәвамында безгә регулятив УУГ искә төшерергә, “Бәхет нәрсә

ул?” соравына уйланырга туры килде. Һәр катнашкан кеше үзенең укучыларын уйлап

утыргандыр. Бәхет шунда да!

-Безнең мастер классыбыз ахырына якынлашып килә. Әйдәгез бәхетнең ни икәнен

күз алдына китереп карыйк.

-Бу банка турында ни әйтә аласыз?

-Әйе, аңа әйбер салып карыйк.

-Иң беренче без аңа таш салыйк.

-Ә аннан?

-Борчак салыйк.

-Ә аннан?

-Ком салыйк.

Нәтиҗә: ( музыка) Банка-ул безнең тормышыбыз, андагы ташлар- безнең

тормышыбыздагы иң кирәкле әйберләр. Бу безнең гаиләбез, безнең балаларыбыз,

безнең якыннарыбыз, барлык безгә иң кадерле булганнары, борчак- безгә бик мөһим

булмаган әйберләр. Ул кыйбатлы костюм, яки машина булырга мөмкин.Ә ком- бик вак

һәм безнең тормышыбызда әз урын алып тора торган , безне гомеребез буена озатып

бара торган вак проблемалар. Әгәр дә без банкага башта ком салган булсак, аңа инде

таш та ,борчак та салып булмас иде.

Шуна күрә тормышыгызны бик кирәге дә булмаган, вак әйберләр белән тутырмыйча,

мөһимрәк әйберләргә урын биреп яшәгез.

Бәлки бәхет шул үзедер... Бәхет бар, аны һәркем үзенчә анлый. Аны күрә , тоя

белергә кирәк!

-Хөрмәтле коллегалар! Мастер класста катнашуыгыз өчен сезгә бик зур

рәхмәтләремне җиткерәм. Бәхетле, сәламәт булыгыз! Һәр көннән ямь табып яшәгез!

- Ә хәзер әйдәгез, түгәрәккә басыйк,, куллар кулга тотыныйк, мастер класс

турында үз фикерләребез белән уртаклашыйк.( “ Кояш нурлары “ рәсеме өләшенә.)



В раздел образования